Индикативта, ягъни хикәя фигыль заманы рәвешендә кулланылганда, ул гадәттә р е а л ь эш-хәлләрне белдерә. Заман семантикасы буенча киләчәктә булачак эш-хәлне үткәннең билгеле бер моментына бәйле рәвештә белдерә, ягъни к и л ә ч ә к т ә б у л а ч а к э ш н е ү т к ә н г ә к ү ч е р ә:
...Хәлил абыйның өйрәтүләре, үгет нәсихәтләре, төрле киңәшләре минем күңелемә ниндидер җан азыгы булып, бура бурарга өйрәнүләр киләчәк тормышта тәҗрибә булачак иде (Р.Сибат). Күлне боз тоту ул көз бетеп, кыш башлануны белдерә иде. Кыш башлану белән исә бер үк төрле көндәлек тормышта күптән көтелгән үзгәрешләр, күңелле һәм тыңгысыз мәшәкатьләр башланачак иде(Н.Фәттах).
-ачак иде формасының икенче төрле кулланылышы кыек наклонениеләр өлкәсенә карый. Бу форма шарт фигыльле җөмләләрдә күбрәк киләчәккә караган т е л ә к, м ө м к и н л е к кебек модаль мәгънәләрне белдерә:
Зөлфия шул тар тыкырыкка элдертте, басу ягына чыкса, аны егерме “Газиз хатыны” да тота алмаячак иде (М.Мәһдиев).
§ 84. Башка фигыль формаларының заман мәгънәсендә кулланылышы (заман категориясенең функциональ-семантик кыры). 1. Тасвирлама фигыль формалары.Хикәя фигыль заманнарына охшаш мәгънәдә алда саналган 9 заманнан тыш кайбер башка аналитик фигыль формалары да кулланыла. Алар арасында еш очрый торган һәм сөйләм агышы өчен табигый булган түбәндәге формаларны күрсәтергә мөмкин:
а) бул ярдәмче фигыле белән ясалган т а с в и р л а м а формалар;
б) –ган бар (-ган юк) сыйфат фигыльле әйләнмә.
Булфигыле ярдәмендә фигыльнең төрле шәкелләреннән ясалган аналитик фигыльләр т а с в и р л а м а (перифрастик) фигыль формалары дип йөртелә. Телебезнең грамматик табигате өчен хас булган мондый әйләнмәләр форма ягыннан гаять күптөрле һәм алар төрле грамматик мәгънәләр белдерәләр: барган булган, бара булган, барачак булган, барасы була, бармакчы була, барырга булган, бара торган булган һ.б.
Элегрәк чыккан грамматик хезмәтләрдә мондый әйләнмәләрне хикәя фигыльнең заманнар системасына да кертеп караганнар, һәм алар исәбенә заманнар саны 16 га, хәтта 24кә җиткән. Соңгырак чорда исә бул белән ясалган мондый аналитик фигыль формалары махсус һәм гаять җентекле итеп академик Д.Г.Тумашева тарафыннан тикшерелде [Тумашева, 1965: 147-183].
Хәзерге грамматикаларда бул фигыле белән ясалган аналитик фигыль формаларын грамматик категория булган заманнар системасына кертеп карамауның берничә сәбәбе бар:
а) төрле фигыль формаларыннан ясалган мондый әйләнмәләр һәрчак з а м а н мәгънәсен, ягъни т е м п о р а л ь мәгънә генә белдермиләр, алар төрле м о д а л ь мәгънәләр белдерүдә дә актив катнашалар. Мондый мәгънәләр бигрәк тә затланышсыз фигыльләр нигезендә ясалган тасвирлама формаларга хас: китмәкче була (ниятләү); барырга булды (карар кылу), кагыласы булма(катгый тыю) һ.б.
ә) бер үк тасвирлама форма төрле очракта заман мәгънәсен дә, модаль мәгънәне дә белдерергә мөмкин. Мәсәлән:
б) тасвирлама форма составындагы бул ярдәмче фигыле үзе контекстта төрле заман кушымчаларын, яки башка кушымчаларны ала, һәм аларга бәйләнешле рәвештә тасвирлама форманың грамматик мәгънә төсмере дә үзгәрә: барган була, барган булган, барган булыр, барган булса, барган булачакһ.б.
Темпораль мәгънәдә тасвирлама формалардан -ган кушымчалы фигыль нигезендә ясалган – ган була, -ган булган, -ганбулыр, -ган була иде һ.б. формалар, шулай ук –а булган, -а торган булганһ.б. формалар еш кулланыла.
-ган була тасвирлама формасы күбрәк үткәннең билгеле бер моментында булган эшне, яки үткәндәге гадәти эш-хәлләрне нәтиҗәлелек төсмере белән белдерә:
Бу вакытта инде кояш баеп, күктә беренче йолдызлар күренә башлаган була (Ф.Хөсни). Кайбер татар авылларын беләсез, чокырга яки урман култыгына утырган була (Г.Бәширов). Җитмәсә тагы, шул кичне, үч иткән кебек, Баязиты – белдекле башы да каядыр юкка чыккан була(Ф.Хөсни).
-ган булганформасы үткәндәге эштән алда булган яки үткәннең билгеле бер моментында булган эшнең нәтиҗәсен белдерә һәм семантик яктан күптән үткән заманга охшаш мәгънәдә кулланыла:
Если Вам нужно дополнительный материал на эту тему, или Вы не нашли то, что искали, рекомендуем воспользоваться поиском по нашей базе работ:
Берлек Күплек
Что будем делать с полученным материалом:
Если этот материал оказался полезным ля Вас, Вы можете сохранить его на свою страничку в социальных сетях:
МОРФЕМИКА
§ 5. Морфемика џђм аныћ тел белемендђ тоткан урыны.М о р ф е м и к а– ул тел белеменећ с њ з т љ з е л е ш е н љйрђнђ торган бњлеге. Соћгы вакытта татар тел белемендђ сњз тљзелеше
СҮЗ ЯСАЛЫШ ЫСУЛЛАРЫ.
§17. Морфологик ысул белђн сњз ясалышы. Турыдан-туры грамматика белђн бђйлђнештђ булган сњз ясалыш ысулларына м о р ф о л о г и к (кушымчалау), с и н т а к с и к (сњзлђр кушу), м о р ф о л о г и к-
Тартым категориясе.
§ 36. Исемнең тартым белән тљрлђнеш њзенчђлеклђре. Тартым - тљрки теллђр љчен хас њзенчђлекле грамматик категория. Аныћ г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ с е – предметныћ к
Исемнђрнећ ясалышы..
§ 39. Гомуми төшенчә.Татар телендђ исемнђр ф о н е т и к, л е к с и к- с е м а н т и к, м о р ф о л о г и к (кушымчалау), с њ з к у ш у џђм м о р ф о л о г и к-с и н т
Берлек Күплек
I з. Мин бара алам Без бара алабыз
II з. Син бара аласың Сез бара аласыз
III з. Ул бара
Берлек Күплек
I з. Минем барасым бар Безнең барасыбыз бар
II з. Синең барасың бар Сезнең барасыгыз бар
Юнәлеш категориясе.
§ 92. Гомуми төшенчә.Ю н ә л е ш – эш-хәлнең с у б ъ е к т к а мөнәсәбәтен белдерә торган грамматик категория. Татар тел
ДЂРЂЌЂ КАТЕГОРИЯСЕ.
(Аспектуальлек)
§ 98. Гомуми төшенчә. Эшнећ њтђлњ дђрђќђсен белдерњ — тљрки теллђр љчен њзенчђлекле л е к с и к-г р а м м а т и к категория. У
Новости и инфо для студентов