Рәвеш. - раздел Образование, Югары уку йортлары љчен дђреслек § 136. Гомуми Төшенчә. Л Е К С И К – С Е М А Н Т...
§ 136. Гомуми төшенчә. Л е к с и к – с е м а н т и к яктан рәвеш э ш – х ә л билгесен, яки б и л г е н е ң билгесен белдерә: тиз (эшли), күп (сөйли), җәяү (йөри), еш (кайта), шактый (озак), бик (якын), көмештәй (саф) һ.б.
М о р фо л о г и к яктан рәвеш башка сүз төркемнәреннән үзенең төрләнмәве белән аерылып тора. Бары тик кайбер рәвешләр генә, сыйфатлар кебек, дәрәҗә формаларын ала: озак – озаграк – иң озак ; аз – азрак – иң аз һ.б.
С и н т а к с и к яктан рәвешләр күбрәк фигыльне, сыйфатны, яки башка бер рәвешне ачыклап х ә л функциясендә киләләр: озак йөрү, сирәк очрашу, бик яхшы, шактый соң, гаять яшерен һ.б.
1. Эшне ү т ә л ү р ә в е ш е яки башка билгесе буенча характерлый торган рәвешләр: тиз (йөрү), кызу (сөйләү), җәяү (кайту), бушлай (бирү), үрле-кырлы (сикерү), ава-түнә (йөрү), батырларча (сугышу), бергә (эшләү), урталай (бүлү) һ.б.
2. Эш-хәлне к ү л ә м ч а м а с ы ягыннан ачыклый торган рәвешләр: сирәк (килү), еш (очрашу), күп (уку), һаман (искә алу), озак (йөрү), икеләтә (түләү), гомергә (онытмау), бераз (ял итү), бөтенләйгә (кайту), ара-тирә (күрешү) һ.б.
4. Эш-хәлне, процессны ч а г ы ш т ы р у аша ачыклый торган рәвешләр (охшату-чагыштыру рәвешләре): батырларча (сугышу), безнеңчә (белү), уттай (кызару), төлкедәй (хәйләкәр), коштай (җиңел), дусларча (сөйләшү), язча (җылыту) һ.б.
Җамалиев малайны тәрәзәдән алды һәм менә алар... дусларчасөйләшергә тотындылар (Ф. Хөсни). Миңниса үзе сөйләгәннән үзе курыккандай, як-ягына каранды (Г. Бәширов). Хәзер дә ул ат чапмасын, ә юырттырып кына барсын өчен, дилбегәсен ике куллап нык кына тарттырып тотты... һәм сары ат аның кулын тоеп, озын яллы матур башын аккоштайкырынрак бөгеп... юргалап кына элдерергә тотынды (Ә. Еники). Яшь врачның берничә ел клиникада эшләве кирәк дип санаган Әбүзәр абзый ирләрчәсабыр һәм салкын канлы булып кала алса да, Мәдинә ханым бары тик кызгану хисенә генә бирелде (Г. Әпсәләмов).
Хәл рәвешләре, алда билгеләгәнчә, эш-хәлне үтәлү в а к ы т ы, у р ы н ы, с ә б ә б е, м а к с а т ы буенча ачыклыйлар.
а) В а к ы т р ә в е ш л ә р е: кышын (эшләү), җәен (ял итү), көнозын (йөрү), һәрчак (истә тоту), башта (уйлау), былтыр (тәмамлау), быел (эшли башлау), бүген (очрату), иртәгә (кайту), күптән (белү), соң (кайту) һ.б.
ә) У р ы н р ә в е ш л ә р е: ары (бару), бире (килү), бирегә (килү), югары (очу), түбән (төшү), ерак (бару), еракта (йөрү), ерактан (күренү), якын (килү), янәшә (йөрү) һ.б.
Су да, яр буйлары да, күкләр дә бер төскә, күксел төскә кереп, бергә кушылды, һәм, бу киңлекнең күпме, нинди икәнлеген күрсәтеп, еракта, ерактайолдызлар җем-җем итә башлады (Г. Ибраһимов). Җәйгә чыккач, аш ашатырга барганда, икмәк сыныгы белән янәшә куенымда берәр китапчык та була иде (Г. Бәширов). ... Ары барып, бире килеп, нишләп йөрисең биеп? (җыр). Кара болыт зәңгәр итәген өстерәп, бирегә таба килә башлады (И. Гази).
б) С ә б ә п –м а к с а т р ә в е ш л ә р е н ә юкка, юктан, бушка, тикмәгә, юри, тиктомалга, заяга кебек рәвешләрне кертәләр.
МОРФЕМИКА
§ 5. Морфемика џђм аныћ тел белемендђ тоткан урыны.М о р ф е м и к а– ул тел белеменећ с њ з т љ з е л е ш е н љйрђнђ торган бњлеге. Соћгы вакытта татар тел белемендђ сњз тљзелеше
СҮЗ ЯСАЛЫШ ЫСУЛЛАРЫ.
§17. Морфологик ысул белђн сњз ясалышы. Турыдан-туры грамматика белђн бђйлђнештђ булган сњз ясалыш ысулларына м о р ф о л о г и к (кушымчалау), с и н т а к с и к (сњзлђр кушу), м о р ф о л о г и к-
Тартым категориясе.
§ 36. Исемнең тартым белән тљрлђнеш њзенчђлеклђре. Тартым - тљрки теллђр љчен хас њзенчђлекле грамматик категория. Аныћ г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ с е – предметныћ к
Исемнђрнећ ясалышы..
§ 39. Гомуми төшенчә.Татар телендђ исемнђр ф о н е т и к, л е к с и к- с е м а н т и к, м о р ф о л о г и к (кушымчалау), с њ з к у ш у џђм м о р ф о л о г и к-с и н т
Берлек Күплек
I з. Мин бара алам Без бара алабыз
II з. Син бара аласың Сез бара аласыз
III з. Ул бара
Берлек Күплек
I з. Минем барасым бар Безнең барасыбыз бар
II з. Синең барасың бар Сезнең барасыгыз бар
Юнәлеш категориясе.
§ 92. Гомуми төшенчә.Ю н ә л е ш – эш-хәлнең с у б ъ е к т к а мөнәсәбәтен белдерә торган грамматик категория. Татар тел
ДЂРЂЌЂ КАТЕГОРИЯСЕ.
(Аспектуальлек)
§ 98. Гомуми төшенчә. Эшнећ њтђлњ дђрђќђсен белдерњ — тљрки теллђр љчен њзенчђлекле л е к с и к-г р а м м а т и к категория. У
Новости и инфо для студентов