рефераты конспекты курсовые дипломные лекции шпоры

Реферат Курсовая Конспект

Кисәкчәләр

Кисәкчәләр - раздел Образование, Югары уку йортлары љчен дђреслек § 153. Гомуми Төшенчә.Кисәкчәлә...

§ 153. Гомуми төшенчә.Кисәкчәләр – сүзләргә һәм җөмләләргә модаль-экспрессив мәгънә төсмерләре өсти торган үзенчәлекле сүз төркеме. Кисәкчәләр бәйлек, яки теркәгечләрдән аермалы буларак, сүзләр яки җөмләләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне, ягъни грамматик мәгънә белдермиләр, ә модаль м ә г ъ н ә т ө с м е р л ә р е н белдерәләр: мәгънәне к ө ч ә й т ә л ә р , ч и к л и л ә р, ү т е н ү, с о р а у, р а с л а у, ш и к л ә н ү кебек һ.б. мәгънәләрне белдерәләр һ.б.

Сукмакларга үлән үскәндер бит, Тик учаклар әле исәндер бит – сагынгандыр безне учаклар (Зөлфәт). Җырларның да иң татлысы синдә генә, Уйларның да иң татлысы синдә генә (Г. Афзал). Кайгы, миннән тизрәк кит инде, синең көнең бетте бит инде... (М.Җәлил). Чыкчы, и фикерем кояшы, Китсен өстеңнән болыт... (Г. Тукай).

Кисәкчәләр морфологик яктан төрләнмиләр, синтаксик яктан үзләре ияргән сүз белән бергә җөмлә кисәге составына керәләр. Телдә кулланылышы буенча кисәкчәләр кушымчаларга якын торалар. Кайбер хезмәтләрдә кисәкчәләрне ярдәмлек сүзләр белән кушымчалар арасында торучы тел берәмлеге буларак та билгелиләр.

Кисәкчәләрнең күпчелеге фонетик яктан вариантлаша, алар сингармонизмга һәм тартыклар ассимиляциясенә буйсыналар: гына / генә; кына / кенә; чы / че; сана / сәнә; мы / ме; ла / лә һ.б. Кайбер кисәкчәләр үзләре тагылып килгән сүзгә кушылып язылалар: әйтче, китапмы, дәфтәрме, килсәнәһ.б. Әмма, кушымчалардан аермалы буларак, кисәкчәләр бер генә сүз төркеменә беркетелмәгәннәр, бер үк кисәкчә гадәттә төрле сүз төркемнәре белән килә ала: син генә, китап кына , әйт кенә, матур гына; барыйммы, матурмы, китапмы һ.б. Дөрес, кисәкчәләр арасында аерым сүз төркеменә - фигыльләргә генә беркетелгәннәре дә бар: әйтче, килсәнәһ.б.

Шулай да, кисәкчәләрне башка ярдәмлек сүз төркемнәреннән һәм форма ясагыч кушымчалардан аерып тора торган төп билге семантик якка карый. Алда күрсәтелгәнчә, кисәкчәләр сүзләр арасындыгы грамматик мөнәсәбәтләрне белдермиләр, ә сүзләргә модаль м ә г ъ н ә т ө с м е р е

өстиләр. Шуңа күрә соңгы вакытта кисәкчәләр я р д ә м л е к сүз төркемнәре булган бәйлек һәм теркәгечләрдән аерып, м о д а л ь сүз төркеме буларак өйрәнелә башлады.

§154. Кисәкчәләрнең мәгънәләре.Гына / генә, кына / кенә кисәкчәсе төрле сүз төркемнәре белән килә, күбрәк ч и к л ә ү, а е р ы п к у ю мәгънәсен белдерә: ул гына (килде), укыды гына (сөйләмәде), бер генә (әйтте). Сыйфат һәм рәвешләрдә билгенең билгеле бер чамасын белдерә, билгене “чикли”: матур гына, аз гына, ямьле генә һ.б.

Илләр күп ул, җирләр күп ул... Ә гомерләр һәркемнең берәү генә(Р.Фәйзуллин). Тик ахырдан гына ара төзәлде, Нурый аз-маз ярдәм иткәләде (Г. Ибраһимов).Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен; Ансы да сөйли тагын: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!” (Г. Тукай). Чишмәгә төшкән сукмакның читләре үлән генә, Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен Тик күрше-күлән генә (С.Хәким). Сиңа кайткач кына, туган ягым, Күкрәгемә шатлык сыймады (Р. Биктимеров).

Чикләү мәгънәсен белдереп, кисәкчә вазыйфасында тик теркәгече дә килә ала:

Күрдем мин гомремдә күңелле якларны, Яраткан җырларын ятладым...Тик сине, тик сине, тик сине, туган як, күңлемдә һәрвакыт сакладым (М.Мазунов).

Да / дә, та / тә кисәкчәсе төрле сүз төркемнәре янында килеп мәгънәне

к ө ч ә й т ә, көчәйткеч кисәкчә мәгънәсендә кулланыла: ул да (килде), беркайчан да, үлсәм дә һ.б.

Туган җирне кайтып бер күрсәм дә, Мин үкенмәм дидем үлсәм дә... (Р. Биктимеров). Олы юлдан яуга киткән чакта Таң җиленнән томан таралды. Авыл башындагы куш наратка Атлар да бит борылып карады (М.Галиев). Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антына... (М. Җәлил). Бу хәбәргә Гәрәй дә тик кала алмады, Казанын, авыруын ташлап, актык көчен җыеп, малай артыннан йөгерде (Г.Ибраһимов).

Мәгънәне көчәйтү өчен аерым очракларда хәтле теркәгече дә кулланыла: Кайтам, кайтам туган якларыма – Талларыма хәтле сагынган (С.Хәким).

Да / дә кисәкчәсе еш кына җыючы теркәгеч вазыйфасында да кулланыла, һәм ул күбрәк җөмләнең тиңдәш кисәкләрен үзара бәйли, терки:

Кайвакыт без шулай яшел чирәм өстенә түгәрәкләнеп утырабыз да, кесәдә ауный-ауный тишелеп беткән иске хатларны, карточкаларны чыгарып, татлыдан татлырак истәлекләргә чумабыз (И.Гази).

Шул ук кисәкчә тиңдәш кисәкләрдән соң кабатланып килгәндә, “аларны бәйләү белән бергә экспрессияне дә арттыра” [Татар грамматикасы, 2004: 408 ], ягъни шулай ук мәгънәне көчәйтә. Мәсәлән: Сания үзе дә, аның ире Зиннур да Клара өчен бик кулай кешеләр булып чыктылар (Ә.Еники). Астагы халык спектакльнең соңгы моментында аһ орып утырды. Хәмдия дә, көтүче Бакый да ... кызганыч иде (М.Мәһдиев).

Да / дә кисәкчәсе шарт фигыль белән килгәндә кире шарт мәгънәсен белдерә: Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең эзсез сүнә, диеп уйлама... (М.Җәлил).

Дыр / дер, тыр / тер, әллә кисәкчәләре б и л г е с е з л е к, и к е л ә н ү, гөман кылу төсмерләрен белдерәләр. Дыр / дер кисәкчәсе төрле сүз төркемнәре белән килә һәм сүзгә кушылып языла: артисттыр (ул), килгәндер, яхшыдыр, әйткәндер һ.б.

Ул Йөрәк-тау гади тау түгелдер, Йөрәгедер туган төбәкнең... (Г.Зәйнәшева). Кулъяулыгы аның белән бергә Күп мәртәбә утка кергәндер... (М.Фәйзуллина).

Әллә кисәкчәсе шулай ук билгесезлек төсмерен белдерә: Киек казлар кыйгылдаша, Сау бул, якташ, диләрдер; Әллә кайтыр, Әллә кайтмас Безнең башлар диләрдер.

Бит, ич, ла, ласа, лабаса кисәкчәләре р а с л а у, ы ш а н д ы р у, ы ш а н у төсмерләрен белдерәләр: әйттем бит, күргәнсең ич, сөйләде ласа һ.б.

Ә син мине алдагансың ич: өзелер хәлгә җиткән гомеремне син Җаның белән ялгагансың ич! (Х.Туфан). Өскә үсмәсен дип баш ботагымны киссәң, мин бит як-якка үсәм (Р.Харис). Синең дә бардыр, күрәсең, Әрнүләр җәлләүләрең. Яшьләрең юа лабаса Күзеңнең зәңгәрләрен (Х.Туфан). Әйтерсең лә сары тәңкә булып, Каеннардан көзге моңнар ява (Ф.Зыятдинова).

Мы / ме, мыни / мени кисәкчәләре төрле сүз төркемнәренә ялганып, сорауны белдерәләр: синме, яңгырмы, кармы, матурмы, килдеме ~ килдемени һ.б.

Синме, минме гаепле соң, нәрсә булды язмышка... (Г.Зәйнәшева). Китәсез дә мени, китәсез дә мени, Китәсез дә мени, аккошлар? (Р.Фәйзуллин). И, телем, синдә нәфислек Чишмәсе кибәрмени. Гасырлар сиңа тимәде, Дәверләр тиярмени(Х.Туфан).

Мисаллардан күренгәнчә, мы / ме, мыни / мени кисәкчәләре күпчелек очракта үзе ияргән сүзгә кушылып языла, бары да / дә кисәкчәсе белән килгәндә генә мыни / мени кушымчасы аерым языла.

Сорау кисәкчәләре әллә, соң кисәкчәләре белән дә килергә мөмкин. Мәсәлән: китәсезме әллә?, киләсезме әллә? һ.б.

Әллә, соң кисәкчәләре аерым языла, әллә кисәкчәсе гадәттә үзе ияргән сүздән соң килә, аерым очракларда алдан да килергә мөмкин: китәсезме әллә? Әллә китәсезме?

Чы / че, сана / сәнә, әле, инде кисәкчәләре гадәттә боерык фигыльләргә ялгана, һәм сорау, үтенү мәгънәләрен белдерә: әйтче, әйт инде, әйт әле, әйтсәнә һ.б.

Бер йөзең күрсәтсәнә, тугъсын гүзәл көннәр минем; Чәчкәләр атсын өмид бакчамда ал гөлләр минем (Г. Тукай). Әйтче нидән шулай яшь егетләр Гөл сибәләр синең алдыңа? (Н. Исәнбәт).Өйлән әле син, Нурислам, дөньясын тетрәтеп туй ясыйк әле (Т.Миңнуллин). Таң алды... Син кер инде! Тиздән кояш чыгар, кер, Әминәм, йокың калмасын! (Һ.Такташ).

Ук / үк кисәкчәсе көчәйтү һәм тизлек төсмерен белдерә: үзең үк, кайткач ук, алтыда ук һ.б.

Рамазан картның каушавы чал төк баскан битенә үк чыккан иде (Г. Ахунов). Ә иртәсен сәгать алтыда ук безнең капка төбенә пар атлар җиккән ике тарантас килеп туктады (Ә.Еники). Бүгенге кичне нилектән шулай түземсезләнеп көтүен ул теге көнне үк сөйләгән иде (Г. Бәширов).

ЯРДӘМЛЕК СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕН АНАЛИЗЛАУ ҮРНӘКЛӘРЕ.

БӘЙЛЕКЛӘРНЕ ТИКШЕРҮ.

1. Бәйлек, бәйлек сүз, ярдәмче исем аерылып күрсәтелә.

2. Нинди килешне таләп итүе билгеләнелә.

3. Бәйлекнең грамматик мәгънәсе ачыклана.

ТЕРКӘГЕЧЛӘРНЕ ТИКШЕРҮ.

1. Теркәгечнең төркемчәсе.

2. Җөмләдәге функциясе.

3. Теркәгеч, теркәгеч сүз, мөнәсәбәтле сүз аерып күрсәтелә.

КИСӘКЧӘЛӘРНЕ ТИКШЕРҮ.

1. Мәгънә төсмере.

2. Язылышы.

 

Илһам гадәттәгечә эшләп йөрде. Яхъя белән очрашсалар, бер-берсен күрмәмешкә салышып үттеләр... Рәкыйпов аларның әле берсен, әле икенчесен чакыртып туйганнан соң, шундый нәтиҗәгә килде: боларның беркем дә белми торган шәхси ачулары бар, әмма ни берсе, ни икенчесе моны әйтергә теләми. Шаһзаманов – колхозның Үрнәк Кешесе, үз гомерендә эчеп, тәртип бозып йөргәне юк. Шуңа күрә капитан аларны соңгы мәртәбә күзгә-күз очраштырырга булды. Әгәр конфликтның төп сәбәбен әйтсәләр, Шаһзаманов Хаковтан гафу үтенсә, тегесе кичерсә, бәлки эшне иптәшләр судына гына бирермен дип уйлады ул (Ф. Садриев).

Белән – бәйлек, баш килешне таләп итә, бергәлек мәгънәсе;

әле...әле – теркәгеч, тезүче теркәгеч, (бүлүче), җөмлә кисәкләрен бәйли;

соң – бәйлек, чыгыш килешен таләп итә, вакыт мөнәсәбәтен белдерә;

дә - көчәйткеч кисәкчә, аерым языла;

әмма – тезүче теркәгеч, каршы куючы, тезмә кушма җөмләдәге җөмләләрне терки;

ни...ни – тезүче теркәгеч (җыючы), җөмлә кисәкләрен бәйли;

әгәр – ияртүче теркәгеч, иярчен шарт җөмләне оештыруда катнаша.

БЕЛЕМЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ.

БӘЙЛЕК БУЕНЧА:

1. Ярдәмлек сүз төркемнәренең мөстәкыйль сүзләрдән аермасын искә төшерегез.

2.Бәйлек сүз төркемене лексик-семантик, морфологик, синтаксик яктан характерлагыз.

3. Бәйлекләрнең грамматик яктан төркемчәләрен атагыз, мисаллар китерегез.

4. Бәйлекләрнең грамматик мәгънәләрен (сүзләр арасында нинди мөнәсәбәтләрне белдерүен) истә калдырыгыз. Күпмәгънәле бәйлекләрнең (белән, өчен һ.б.) мәгънәләрен атап күрсәтегез.

5. Бәйлек сүзләр турында төшенчә бирегез.

6. Бәйлек ролендә йөрүче ярдәмче исемнәрне характерлагыз.

ТЕРКӘГЕЧ БУЕНЧА:

1.Теркәгечләргә ярдәмлек сүз төркеме буларак, семантик, морфологик һәм синтаксик яктан гомуми характеристика бирегез.

2. Бәйлек һәм аермасы арасындагы уртак һәм аермалы якларны күрсәтегез.

3. Тезүче теркәгечләр һәм аларның төркемчәләрен атап күрсәтегез, морфологик һәм синтаксик яктан характерлагыз.

4. Ияртүче теркәгечләр турында төшенчә бирегез, аларның составын истә калдырыгыз.

5. Мөнәсәбәтле сүзләр асылда с и н т а к с и к к а т е г о р и я дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

КИСӘКЧӘ БУЕНЧА:

1.Модаль сүз төркеме буларак кисәкчәләргә гомуми характеристика бирегез. Кисәкчәләр нинди м ә г ъ н ә т ө с м е р л ә р е н белдерәләр?

2. Кисәкчәләрнең кушымчалар һәм ярдәмлек сүз төркемнәре (бәйлек, теркәгеч) белән охшашлыгын һәм аермасын күрсәтегез.

3. Кисәкчәләрнең мәгънә буенча төркемчәләрен, аларның составын истә калдырыгыз, мисаллар китерегез.

 

 

– Конец работы –

Эта тема принадлежит разделу:

Югары уку йортлары љчен дђреслек

Ф М Хисамова... ТАТАР ТЕЛЕ...

Если Вам нужно дополнительный материал на эту тему, или Вы не нашли то, что искали, рекомендуем воспользоваться поиском по нашей базе работ: Кисәкчәләр

Что будем делать с полученным материалом:

Если этот материал оказался полезным ля Вас, Вы можете сохранить его на свою страничку в социальных сетях:

Все темы данного раздела:

Югары уку йортлары љчен дђреслек
    Казан «Мәгариф» нәшрияты     УДК 811.512.145 (075.8) ББК 81.2Тат я73 Х 49 &nb

Хисамова Ф.М.
Х 49 Татар теле морфологиясе : Югары уку йортлары љчен дђреслек / Ф.М.Хисамова.–Казан: Мәгариф, 2006.— .335 б. ISBN 5-7761-1461-6   Югары уку йортлары өч

М орфология
§ 1. Морфологиянећ љйрђнњ предметы џђм бурыч­лары. Морфология – грамматиканыћ бер љлеше. Грам­матика – тел белеме фђненећ телнећ тљзелешен, сњзлђр тљрлђнешен, ќљмлђ тљзњ юлларын џђ

МОРФЕМИКА
§ 5. Морфемика џђм аныћ тел белемендђ тоткан урыны.М о р ф е м и к а– ул тел белеменећ с њ з т љ з е л е ш е н љйрђнђ торган бњлеге. Соћгы вакытта татар тел белемендђ сњз тљзелеше

СҮЗ ЯСАЛЫШ ЫСУЛЛАРЫ.
§17. Морфологик ысул белђн сњз ясалышы. Турыдан-туры грамматика белђн бђйлђнештђ булган сњз ясалыш ысулларына м о р ф о л о г и к (кушымчалау), с и н т а к с и к (сњзлђр кушу), м о р ф о л о г и к-

Килешнећ грамматик мђгънђлђре.
§ 28. Килешнең грамматик мәгънәсе һәм исемнең синтаксик функцияләре.Килеш категориясе, килешлђр белђн тљрлђнњ телдђ, сљйлђмне оештыруда га

Тартым категориясе.
§ 36. Исемнең тартым белән тљрлђнеш њзенчђлеклђре. Тартым - тљрки теллђр љчен хас њзенчђлекле грамматик категория. Аныћ г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ с е – предметныћ к

Исемнђрнећ ясалышы..
§ 39. Гомуми төшенчә.Татар телендђ исемнђр ф о н е т и к, л е к с и к- с е м а н т и к, м о р ф о л о г и к (ку­шымчалау), с њ з к у ш у џђм м о р ф о л о г и к-с и н т

Фигыльдђн исем ясагыч кушымчалар.
Телдђ ић еш очрый торган фигыльдђн исем ясагыч кушымчаларга хђзерге кљндђ инде продуктивлыгын югалткан -к/-ык/-ек, ак/-ђк, -гак/-гђк

Исемнђн сыйфат ясагыч кушымчалар.
-лы/-ле кушымчасы.Бу кушымчаны без алдагы бњ­лек­лђрдђ ике функцияле кушымчаларга керткђн идек. Њзенећ универсальлеге џђм књп кенђ очракларда форма ясагыч кушымча рђв

Фигыль Исем
язу – язмау язу – язу тњгел буяу – буямау буяу – буяу тњгел њлчђњ – њлчђмђњ њлчђњ – њлчђњ тњгел язучы – язмаучы язучы – язучы тњгел

Берлек Књплек
II з. -Æ -ыгыз/-егез, -гыз/-гез III з. -сын/-сен -сыннар/-сеннђр.   Т у л ы тљр зат кушымчалары белђн х ђ з е р г е заман, б и л г е с е

Берлек Књплек
I з. бар-а-м (мын) бар-а-быз II з. бар-а-сыћ бар-а-сыз III з. бар-а &A

Берлек Књплек
I з. бар-ды-м/кил-де-м бар-ды-к/кил-де-к II з

Берлек Књплек
I з. бар-ган-мын/кил-гђн-мен бар-ган-быз/кил-гђн-без

Берлек Күплек
I з. бара иде-м бара иде-к II з. бара иде-ң бара иде-гез III з. бара иде бара-лар иде, (

Берлек Күплек
I-з. барган иде-м барган иде-к II-з. барган иде-ң барган иде-гез III-з. барган иде барган-нар

Берлек Күплек
I з. бара торган иде-мбара торган иде-к II з. бара торган иде-ңбара торган иде-гез III з. бара торган иде

Берлек Күплек
I з. барыр-мын, киллер-менбарыр-быз, киллер-без II з. барыр-сың, киллер-сең

Берлек Күплек
I з. бар-ма-м бар-ма-быз II з. бар-мас-сың бар-мас

Берлек Күплек
I з. барачак-мын барачак-быз II з. барачак-сың барачак-сыз III з. бара-чак барачак-лар Заманның юклык формасы –ма/-мә кушымчасы

Берлек Күплек
I з. барачак иде-м барачак иде-к II з. барачак иде-ң барачак иде-гез III з. барачак иде барачак иде-

Ган бар, -ган (юк) әйләнмәсе.
Үткән заман сыйфат фигыль һәм бар, юк модаль сүзләре белән ясалган бу әйләнмә үткән заман хикәя фигыльләрг

Берлек Күплек
I з. барган-ым бар барган-ыбыз бар II з. барган-ың бар барган-ыгыз бар III з. барган-ы б

Боеру наклонениесе (боерык фигыль).
§ 85. Боерык фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре.Боерык фигыльнең махсус грамматик күрсәткече юк, ул нуль формада килә, һә

Берлек Күплек
I з. - - II з. (син) бар, кил! (сез) бар-ыгыз, кил-егез III з. (ул) бар-сын, кил-сен (алар) бар-сыннар

Берлек Күплек
I з. бар-с-ам, кил-сә-м бар-са-к, кил-сә-к II з. бар-са-ң, кил-сә-v

Хикәя фигыль Теләк фигыль
Мин бара-м, укый-м (бара-мын, укый-мын) Мин барый-м, укый-м Без бара-быз

Берлек Күплек
I з. Мин бара алам Без бара алабыз II з. Син бара аласың Сез бара аласыз III з. Ул бара

Берлек Күплек
I з. Минем барасым бар Безнең барасыбыз бар II з. Синең барасың бар Сезнең барасыгыз бар

Юнәлеш категориясе.
§ 92. Гомуми төшенчә.Ю н ә л е ш – эш-хәлнең с у б ъ е к т к а мөнәсәбәтен белдерә торган грамматик категория. Татар тел

ДЂРЂЌЂ КАТЕГОРИЯСЕ.
(Аспектуальлек) § 98. Гомуми төшенчә. Эшнећ њтђлњ дђрђќђсен белдерњ — тљрки теллђр љчен њзенчђлекле л е к с и к-г р а м м а т и к категория. У

Килђчђк заман сыйфат фигыльләр.
§ 107. –ыр/-ер (-ар/әр) –р формасы. Ясалышы һәм мәгънәләре.–ыр/-ер кушымчалы сыйфат фигыль ясалганда кушымчалар түбәндә

Ыр/-ер кушымчалы киләчәк заман сыйфат фигыльдә эш башкаручы субъектның белдерелүе.
С у б ъ е к т мәгънәсе: а) сыйфатланмыш янындагы тартым кушымчасы аркылы белде­релђ:Ђйтер сњзем ђйтђ алмадым Књћеллђрем тулганга

Р кушымчалы сыйфат фигыльдђн ясалган икенчел формалар.
-лык/-лек џђм -дай/-дђй кушымчалары ярдђмендђ килђчђк заман сыйфат фигыльнећ икенчел формалары ясала. Искђрмђ. -лык/-лек, -дай/-дђй кушымчалары, мђгъл

Хђзерге заман сыйфат фигылләр.
§ 117. -учы/-њче кушымчалы сыйфат фигыль. Ясалышы һәм мәгънәләре. -учы кушымчалы хђзерге заман сыйфат фигыль гомумђн татар телендђге сый

А торган формасында эш башкаручы субъектныћ белдерелње.
а) -а торган формасы белдерелгђн процессныћ субъекты сый­фатланмыш аркылы бирелђ: Бик ачык, сњзгђ ќитез, егђрле, колхоз­чылар белђн њз булып сљйлђшђ торган кеше (Н.Ис

Хәл фигыль.
§ 124. Гомуми төшенчә. Хәл фигыль – ф и г ы л ь һәм р ә в е ш билгеләренә ия булган затланышсыз фигыль формасы. Ике сүз т}

Исем фигыль
§ 130. Гомуми тљшенчђ. Исем фигыль - њзендђ фигыль џђм исем њзенчђлеклђрен берлђштергђн затланышсыз фигыль формасы. Хђзерге ђдђби телдђ исем фигыль -у/-њ кушымчасы белђн яса

Исем фигыль Исем
уку – укымау уку – уку тњгел язу – язмау язу – язу тњгел буяу – буямау буяу – буяу тњгел сайлау – сайламау сайлау – сайлау тњгел (Билгеле булганча, фигыльлђрдђ ю

Инфинитив.
§ 133. Ясалышы, семантикасы, кулланылыш үзенчәлекләре.Татар телендә инфинитив –ырга/-ергә, -рга кушымчасы белән ясала. Типологик планда и

Фигыльләрнең ясалышы[46].
§ 134. Морфологик юл белән фигыль ясалышы.Татар телендә иң актив фигыль ясагыч кушымчалар: –ла/-лә, лан/-лән, -лаш/-ләш. Алар төрле

Рәвеш.
§ 136. Гомуми төшенчә. Л е к с и к – с е м а н т и к яктан рәвеш э ш – х ә л билгесен, яки б и л г е н е ң билгесен белдерә: тиз (эшли),

Рәвешләрнең ясалышы.
§ 138. Рәвешләрнең лексик составы. Рәвешләр төрләнми торган сүз төркеме булганлыктан, аларда форма ясалышы юк дәрә

Морфологик юл белән рәвеш ясалышы.
–ча / -чә кушымчасы ярдәмендә исемнәрдән, алмашлыклардан, рәвешләрдән һәм төрле фигыль формаларыннан рәв

Аваз ияртемнәре.
(Ияртемнәр) § 142. Гомуми төшенчә. А в а з и я р т е м н ә р е - үзенчәлекле сүз төркеме. Кеше тавышына, х

Бәйлек.
§ 147. Гомуми төшенчә. С е м а н т и к яктан бәйлекләр г р а м м а т и к м ә г ъ н ә белдерәләр, ягъни алар телдә сүзл&#

Теркәгечләр.
§ 151. Гомуми төшенчә.Т е р к ә г е ч – ярдәмлек сүз төркеме, ул җөмләләрне һәм сүзләрне ү

Эмоциональ ымлыклар һәм аларның семантик төркемчәләре.
а) шатлану, канәгатьләнү, соклануны белдерә торган ымлыклар: и, әй, их, иһи, әй, ай-яй, абау, сөбханалла, бәрәкалла һ.б.

Модаль сњзлђр.
§157. Гомуми тљшенчђМодаль сњзлђр сљйлђмдђ модальлек белдерњнећ лексик чарасы буларак билгелђнђ. Белгђнебезчђ, модальлек, кић мђгънђдђ, сљйлђмнећ чынбарлыкка тљрле-тљрле мљнђсђбђте

Морфемика.
§5. Морфемика һәм аның тел белемендә тоткан урыны. §6. Морфема һәм аның төрләре. §7. Сүз тамыры һәм аны

Сүз ясалышы.
§15. Сүз ясалышы һәм аның тел белмендәге урыны. §16. Сүз ясалыш структурасы. 1. Сүз ясалыш мәгънәсе. 2. Сүз яс

Сыйфат.
§43. Гомуми төшенчә. §44. Сыйфатларның исемләшүе. §45. Сыйфатларның лексик-грамматик төркемчәләре. §46. Сыйфатларны&

Алмашлык.
§55. Гомуми төшенчә. §56. Алмашлыкларны төркемләү. §57. Алмашлыкларның мәгънә буенча төркемнәре. §58. Зат алма

Фигыль.
§66. Гомуми төшенчә. §67. Фигыльнең башлангыч формасы (нигезе). §68. Фигылҗнең лексик-грамматик һәм лексик-семантик төркемнәр

Хикәя фигыль.
§74. Гомуми төшенчә. §75. Хәзерге заман хикәя фигыль. Хикәя фигыльнең үткән заман формалары. §76. Категорик үтк|

Шарт наклонениесе (шарт фигыль).
§87.Шарт фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре. §88. Шарт фигыльнең функциональ-семантик кыры. §89. Теләк наклонениесе. §90. Шартлы тел&#

Дәрәҗә категориясе (аспектуальлек).
§98. Гомуми төшенчә. §99. Эшнең үтәлү дәрәҗәсен кушымчалар ярдәмендә белдерү. §100. Эшнең w

Сыйфат фигыль.
§102. Гомуми төшенчә. Үткән заман сыйфат фигыльләр. §103. Ясалышы һәм төп функцияләре. §104. –ган кушымчалы сыйфат ф

Рәвеш.
§136. Гомуми төшенчә. §137. Рәвешләрнең мәгънә буенча төркемчәләре. Рәвешләрнең ясалышы. §13

Аваз ияртемнәре (ияртемнәр).
§142. Гомуми төшенчә. §143. Аваз ияртемнәре һәм аларның лексик-семантик төркемнәре. 1. Хайван, җәнлек, кош-корт, б}

Хотите получать на электронную почту самые свежие новости?
Education Insider Sample
Подпишитесь на Нашу рассылку
Наша политика приватности обеспечивает 100% безопасность и анонимность Ваших E-Mail
Реклама
Соответствующий теме материал
  • Похожее
  • Популярное
  • Облако тегов
  • Здесь
  • Временно
  • Пусто
Теги